19 ноябрьдә Казанда "Россия гуманитар белеменең актуаль мәсьәләләре" форумы узды, ул үз программасында ике мөһим чараны берләштерде – Бөтенроссия Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясенең күчмә киңәшмәсе һәм Татарстан Республикасы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының III съезды.
Татарстан җыелма командасы инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча V илкүләм «Абилимпикс» чемпионатында катнашу өчен Мәскәүгә китте.
15-17 ноябрьдә Мәскәүдә педагогик хезмәткәрләрнең "Кеше тәрбияләү – 2019" Бөтенроссия һөнәри конкурсының финал этабы узды.
15-16 ноябрьдә Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясе базасында яшь армия отрядлары арасында "Ватанны сакларга әзер!" дип аталган республикакүләм ярышлар узды. Турнир Россия яшь патриотларының "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) физкультура-спорт комплексының "Җиңүгә тигезләнү" Бөтенроссия слеты кысаларында оештырылды.
Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Россия ел тәрбиячесе» X Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы уза.
Казанда WorldSkills Russia "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатының беренче һәм төп этабы тәмамланды.
2019 нче елның 14 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Буа шәһәренең Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” VI төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан кооператив институты базасында оештырылган яңа ресурс үзәген тәкъдим иттеләр. ТР Президенты белән бергә Татарстан кооперациясенең казанышлары белән Россия кулланучылар җәмгыятьләре Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов та танышты.
Мәгариф сыйфатын бәяләү Федераль институты (ФИОКО) Бөтенроссия тикшерү эшләрен оештыруны һәм эчтәлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлый. Бу хакта белем бирү сыйфатын бәяләү Федераль институты директоры Сергей Станченко Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Ситуацион-мәгълүмат үзәгендә узган "Бөтенроссия тикшерү эшләреннән кем курка?" дип ат алган түгәрәк өстәл дә сөйләде.
П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбенең биш укучысы Кырымга сәфәр белән бүләкләнде. Балалар "Артек" Халыкара балалар үзәгенең "Булачак командирлар мәктәбе"нең XIII профильле сменасында катнаша.