Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелеге белән очрашты.
Яңа уку елыннан Татарстанда урнашкан 89 дәүләт югары уку йорты студенты республика Президенты Рөстәм Миңнеханов стипендияләрен алачак. Тиешле указ 27 августта чыкты.
Яңа уку елында Алабуга мәктәпләрендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында куелган бурычларны тормышка ашыруга басым ясалачак. Сыйныф җитәкчеләре эшенә төп урын биреләчәк.
Буа районында капиталь ремонттан соң Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбе ачылды.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Биектау районы балаларына махсус букчалар тапшырдылар.
АгроНТИ-2019 конкурсының финалы Россиянең ике шәһәрендә узачак. Казаннан, Волгоградтан, Вологдадан, Кемероводан, Новосибирсктан, Саратовтан катнашучыларны кабул итүче беренче шәһәр Әлмәт булды. Биредә чаралар 29-31 август көннәрендә планлаштырылган.
Казан дәүләт энергетика университетының җылылык энергетикасы институтының теоретик нигезләре кафедрасы доценты Ольга Соловьева Россия фәнни фондының «Яшь галимнәр тарафыннан инициативалы тикшеренүләр уздыру» Грантын отты.
Россия мәгариф министры Ольга Васильева Татарстанның һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлеген югары бәяләде.
Россия Федерациясе нәтиҗәсенә Татарстан Республикасы конкурсантлары төрле дәрәҗәдәге 11 медаль яулап, зур өлеш кертте.
Казан лицеисты Булат Харисов информатика буенча Европа олимпиадасында алтын медаль яулады.
Словениядә информатика буенча Европа олимпиадасында катнашкан 23 ил арасында, Румыния программистларыннан аз гына калышып, Россия гомумкоманда зачетында 2 нче урынны яулады.