ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Иннополиста яңа мәктәп бинасы ачылды. 260 укучы әти-әниләре белән бергә килгән тантаналы линейкадан соң, катнашучылар яңа белем бирү объектының сыйфатын бәяли алдылар.

Татарстанда Яндекс мәгариф проектына программалаштыру буенча түләүсез курсларга 8 һәм 9 нчы сыйныф укучыларын җыю башланды. Яндекс.Лицей проектының яңа мәйданчыкларының берсе Менделеевск шәһәрендә эшли башлады.

Лаеш шәһәрендә капиталь ремонттан соң Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2-нче номерлы мәктәп ачылды. Аерым алганда, биредә 49 беренче сыйныф укучысы белем алачак, барлыгы 422 укучы парта артына утырачак.

Беренче тапкыр парта артына Түбән Камада һәм районда 3950 бала утырды. Барлыгы 30 меңнән артык укучы мәктәпләргә китте.

 Бала укыган мәктәпне бәяләгәндә, әти-әниләрнең күбесе укытучылар турында уңай фикерләрен әйттеләр. 85 процент мәктәптә балаларга карата булган мөнәсәбәт дустанә һәм игътибарлы, дип саный әти-әниләр. 78 процент педагогларның квалификация дәрәҗәсен уңай бәяләделәр, - дип хәбәр итә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге.

Н.И.Лобачевский исемендәге медаль һәм 75000 АКШ доллары күләмендәге премия Казан федераль университетына фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге күренекле эшләре өчен ике елга бер тапкыр бирелә.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Казанның Идел буе районында, Рауис Гәрәев урамы буенча «Соловьиная роща» торак комплексы янында, бүген 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп – 186-нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицее ачылды.

Казанның 93-нче номерлы гимназиясенә «Лукоморье» дигән яңа янкорма корпус төзелде, анда рус телен өйрәнүгә һәм рус мәдәниятен үстерүгә ярдәм итәчәк иҗади остаханәләр, музей һәм башка мәйданчыклар урнашкан. Мәгариф учреждениесенең мәйданын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы белән киңәйттеләр, дип сөйләде ачылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Чаллының 65нче микрорайонында бүген яңа мегамәктәп үз ишекләрен ачты. 42 нче мәктәпнең тантаналы ачылышы Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында узды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International