Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә йомгак ясалды. Хәйрия проекты ярдәмендә йөзләгән бала укуга керешү өчен кирәкле булганның барысын да ала алды.
Чаллыда «Куркынычсыз тәгәрмәч» хәрәкәте яшь инспекторларының 25 нче республика конкурсы старт алды, дип хәбәр иттеләр республика автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.
Белем көнендә Түбән Камада берьюлы ике заманча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Күчтәнәч» һәм «Елмаю» ачылды, дип хәбәр итә «НТР 24».
Октябрь аенда квалификация нәтиҗәләре буенча топ-40 команда Саратовта 1/2 финалга чыгу өчен көч сынашачак. Җиңүчеләр 2020 елның июнендә Мәскәүдә МФТИ мәйданчыгында узачак дөнья финалына юл тотачак.
Урта һөнәри белем бирүне әзерләү системасыннан 100дән артык һөнәр юкка чыгачак. Бу нинди һөнәрләр? Аларны шәхсән Россия мәгариф министры Ольга Васильева: "эмальле савыт-саба җитештерүче", "кәгазь киптерүче", "тукучы", "чигүче", "электрон техника эшләнмәләре җыючы", - дип белдерде. Аларга алмашка нәрсә? "Мехатроника һәм мобиль робототехника", "График дизайн", "Техник эксплуатацияләү һәм роботлаштырылган производствога хезмәт күрсәтү"…
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган селектор киңәшмәсендә катнашты, аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев алып барды.
"Үз өендә бәхетле булган кеше генә бәхетле була. Гаиләнең буш вакыты. Гаиләдә уртак эшчәнлек һәм уеннар аша баланың үсешен булдыру. Бала мәнфәгатьләрен ничек якларга» дигән темага дәресне психолог, гештальт-терапевт, психик травма белән эшләү белгече, КФУ укытучысы Миләүшә Хәйретдинова үткәрде.
Имтиханнар нибары ике фән буенча узачак. 3 сентябрьдә 2,2 меңгә якын укучы рус теле буенча БДИ язачак, 6 сентябрьдә - 9,3 мең укучы математикадан имтихан бирәчәк. 20 сентябрь - резерв срогы: рус теле һәм база математика бер көнне тапшырыла.
Яңа форматта «Белем дөньясы» программасы чыга башлады. Бу тапшыру Татарстанда гамәлгә ашырыла торган мәгариф, фән һәм милли сәясәт өлкәсендә иң кызыклы тәҗрибәләр, һөнәри осталык серләре, мәктәп укучыларының һәм укытучыларның гадәти булмаган мавыгулары, мәгърифәтчелек проектлары, танып-белү тарихлары турында сөйли.
Түбән Камада 11 беренче сыйныф укучылары белән яңа «Тема 37» мәктәбен ачтылар. Аның төзелешенә 626 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, белем бирү учреждениесенә меңгә якын укучы йөриячәк.