ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда быел яшь укытучыларга грант ярдәме өчен республика бюджетыннан 75 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының планлаштыру һәм хезмәт хакы бүлеге башлыгы Венера Садыйкова хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан җыелма командасы WorldSkills Russia VII Милли чемпионатының медаль зачетында беренче урынны алды. Татарстанлылар 55 алтын, 47 көмеш, 39 бронза һәм 25 медаль өчен 447,5 балл алдылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Әдәбият һәм география буенча бердәм дәүләт имтиханы буенча имтихан материалларының алдан билгеле булу очраклары теркәлмәде, дип хәбәр итте мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов.

Идел буе федераль округының кадет корпусларында уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы чаралар узды. Соңгы кыңгырау Татарстан, башкорт, удмурт, чуаш, Пермь һәм Түбән Новгород кадет корпусларын тәмамлаган 256 укучы өчен яңгырады.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә туклануны оештыруны контрольдә тоту буенча бердәм регламент әзерли. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

Татарстанда “Игътибар: балалар!" профилактика чарасы үткәрелә. Чара 20 нче майда башланды һәм 3нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл-транспорт травматизмы мөмкинлеген кисәтергә һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең юлда куркынычсыз тәртипләре турында искәртергә омтылган. Акция кысаларында ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар планлаштырылган.

12 нче февральдән 30нчы июльгә кадәр «Мәктәптә тарих: традицияләр һәм новацияләр» IV Бөтенроссия педагогик осталык конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Татарстанда 2015 елда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы буенча 39 муниципаль районда 999 күп фатирлы торак йортның 370ендә эшләр башланган.

2019 елның 28нче маенда төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында рус теле буенча төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International