ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Россиядә бердәм дәүләт имтиханы башланды. Стартта сайлау буенча фәннәр -география һәм рус  әдәбияты. Татарстанда рус әдәбияты буенча БДИга 864 унберенче сыйныф укучысы, география фәненә 210 кеше язылган.

2019 елның 24нче маенда «Татнефть Арена» боз сараенда 2019 елда Казанда узачак «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) VII илкүләм чемпионаты финалы ярышларына йомгак ясалды. Татарстан гомумкоманда зачетында беренче урынны алды.

Татарстанның 90 студенты 25 нче майда махсус дәүләт стипендиясен алды. Югары уку йортлары ректорлары советы тәкъдиме буенча ул бик яхшы өлгереш,  фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында призлы урыннар өчен тапшырыла.

Премия Корея Республикасы Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән Король Седжон истәлегенә оештырылган, ул хәзерге вакытта Корея язуының нигезе булган Корея алфавитын булдырган.

Сүз «Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү һәм» балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруны дәүләт җайга салуын камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Федераль законның 3нче статьясындагы 3 нче пунктының сигезенче абзацы үз көчен югалтуын тану хакында» һәм “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру таләпләрен бозган өчен җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектлары турында бара.


25
май, 2019 ел
шимбә

Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбриклим! Чираттагы уку елы тарих битләренә күчә.

 

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2019 елның 10нчы гыйнварындагы 9/18 номерлы, 8/17 номерлы, 7/16 номерлы боерыклары нигезендә 2019 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры (алга таба – ДЙА) үткәрелә.

2019 елның 27нче маеннан 1нче июленә кадәр Татарстан мәктәпләренең 16312 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ һәм ДЧИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе узачак.

Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Казанда КФУ каршындагы Н.Лобачевский  исемендәге лицейны тәмамлаучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең теләкләрен җиткерде. Дәүләт Сосеты Сәркатибе Лилия Маврина 159нчы номерлы лицейны тәмамлаучыларны тәбрикләде.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча стратегик сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасында алга китеш һәм төп хәрәкәтләрнең ни белән бәйле булачагын сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International