ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2019 ел
шимбә

Казанда сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды. Татарстан бу катлаулы олимпиаданы беренче тапкыр кабул итте, ләкин куелган бурычны бик яхшы үтәде. Россиянең 55 төбәгеннән 177 укучы Казанга финал ярышларында катнашу өчен килде.

“Гаилә реликвиясе " гаилә мәдәни-тарихи мирасын саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен милли премия гаилә,  рухи кыйммәтләр һәм гореф-гадәтләр нигезендә балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдә гражданнарның, КБО, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең, физик һәм юридик затларның казанышларын иҗтимагый тануның формасы булып тора.

Казанның 122 нче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Артем Мухачев  фатирда газ китү турында хәбәр итүче газоанализатор конструкторлаштырып, Н.И. Лобачевский исемендәге укучыларның IV Бөтенроссия фәнни конференциясендә 2нче урынны алды.

Апрель аенда Россия мәктәпләрендә TIMSS (TIMSS-Trends in International Mathematics and Science Study) математик һәм табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын халыкара чагыштырма мониторинг тикшеренүләре уза.

ЮНЕСКО һәм Япония Хөкүмәте белән берлектә булдырылган тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә мәгариф премиясен алуга ачык конкурслар, шулай ук Кытай хөкүмәте тарафыннан ЮНЕСКО белән берлектә оештырылган кызлар һәм хатын-кызлар белеме буенча премияләргә дәгъвә кылу буенча ЮНЕСКО ачык конкурс башлап җибәрде.

Казанның 39 нчы мәктәбендә 20нчеапрельдә «Минем гаилә тарихы»төбәкара гуманитар-мәгариф конференциясе узачак.


19
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Казандагы 177нче номерлы лицейда "Җиңү өчен 100 балл” бөтенроссия акциясе кысаларында өлкән сыйныф укучыларының узган елларда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуы булды.

27нче апрельдә Казан шәһәренең Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә «Педагог» (укытучы, тәрбияче) һөнәри стандартын эшләүче Мәскәүнең 109 нчы мәгариф үзәге директоры, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, РАО әгъза-корреспонденты Евгений Ямбург  катнашында семинар узачак.

25нче һәм 26нчы апрельдә «Дәрескә-бергә» федераль социаль проекты кысаларында узучы “Иң яхшы инклюзив практикалар фестивале " шәһәр конкурсының икенче (финал) этабы үткәреләчәк.

20нче апрельдән 22нче апрельгә кадәр Казан технология һәм дизайн көллияте базасында WorldSkills Russia Kazan Fashion Skills-2019 методикасы буенча чемпионат финалы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International