1нче сентябрьдә Түбән Каманың 45 нче микрорайонында яшәүче беренче сыйныф укучылары «Тема 37» дип аталган яңа мәктәпкә бара алачаклар. Бу республика ярдәме белән төзелгән икенче мәгариф учреждениесе. Узган ел мондый "Норма 36" мәктәбе ачылган иде.
Әгерҗе районының Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган иҗади конкурс узды.
Бу көннәрдә Мәскәүдә, Уфада һәм Томск өлкәсендә «Яшь профессионаллар» Ворлдскиллс-2019 Милли чемпионатының төбәк этапларында җиңүчеләр арасында ИТ-компетенцияләр буенча сайлап алу ярышлары уза. Сайлап алуны Татарстаннан да катнашучылар үтә.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы “Син хәл итәсең!" федераль программасы кысаларында балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларында тормышка ашырыла торган иреклелек буенча иң яхшы тәҗрибәләр Бөтенроссия конкурсын башлап җибәрә.
Мамадышта К.А. Вәлиева исемендәге 2 нче лицей базасында “Конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыруның нигезе буларак милли мәктәпнең инновацион үсеше" темасына мәгариф идарәләре һәм район бүлекләре методистлары катнашында республика семинары узды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Россия мәктәпләрендә еллык план буенча ике тапкыр үткәрелә торган мәгариф сыйфаты буенча милли тикшеренүләр сериясен дәвам итә.
Мәскәүдә 1нче апрельдән 6нчы апрельгә кадәр Россия Халыклар дуслыгы университеты базасында рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Анда бөтен Россиядән 236 укучы катнашты. Татарстан җыелма командасын Казан, Яр Чаллы һәм Нурлаттан 8 укучы тәкъдим итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентларга, аспирантларга һәм курсантларга махсус дәүләт стипендияләрен билгеләү турындагы указга кул куйды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм педагогик үлчәүләр федераль институты тарафыннан 2019 елгы бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча консультацияләр сериясен әдәбият һәм тарих буенча видеороликлар дәвам итә.
21нче апрельдә КФУның Алабуга институты абитуриентларны, ата-аналарны һәм кунакларны көтә. Катнашучыларга вуз җитәкчелеге һәм укытучылары белән очрашулар, экскурсияләр, БДИ буенча консультацияләр, интерактив мәйданчыклар булачак.