13нче октябрьдә "Казан" агросәнәгать паркында (Аграрная ур., 2нче йорт) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә муниципаль районнар һәм республиканың белем бирү оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләренең 2018 ел Республика ярминкәсе узачак.
10нчы октябрьдә Идел буе физик культура,спорт һәм туризм академиясе студентлары Е.Г. Ласточкина исемендәге сәламәтлеге чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатына килде.
Дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын гаммәви формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проектының беренче һәм икенче этапларына йомгак ясау очрашуның төп темасы булды.
Хокук фәне буенча бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына уку-әзерләнү җыены 11 – 16нчы октябрь көннәрендә Казанда, «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узачак.
10 – 12нче октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Ульяновск өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уздыра.
10нчы октябрьдә Яр Чаллыдагы Ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру һәм алмаш гаиләләрне әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасындагы балалар йортларын тәмамлаганнарга интернаттан соң ярдәм күрсәтү белгечләренең республика методик берләшмәсе утырышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты Euroskills-2018 җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.
10нчы октябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә “ Гомуми белем бирү системасында сәләтле балалар: проблемалар, перспективалар, үсеш” дигән темага V Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.
11нче октябрьдә КФУда университетны тәмамлап, уңышлы эшләүчеләр белән очрашу – MOST проектының җиденче сериясе булачак. Иң мөһиме – бу юлы чыгыш ясаячак спикерларга 30 яшь тә тулмаган. Яшь булуларына да карамастан, үз өлкәләрендә алар инде билгеле шәхесләр.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Костер» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә «Стань Одной Командой С.О.К» техник юнәлештәге читтән торып уку мәктәбе төгәлләнде.