ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

18 яшьтән өлкәнрәк булган гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларының укытучылары, педагоглары, югары уку йортлары, һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, тренерлар, предприятие остазлары, яшь эшмәкәрләр, җәмгыять һәм  социаль юнәлештәге оешмалар остазлары, ата-аналар һәм талантлы балалар һәм яшьләр белән эшләүчеләр “Остазлар олимпиадасы”нда катнашу өчен utalents.ru сайтында гаризалар бирә ала.

«Эко-отряд – стартка!» читтән торып уку мәктәбе «Костер» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә 19нчы октябрьдә башлана.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» төбәк чемпионатында катнашу өчен тармакларда сайлап алу ярышлары республиканың белем бирү оешмалары базасында 20нче сентябрьдән 30нчы октябрьгә кадәр бара. 

Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 10нчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин информатикадан Бухарестта (Румыниядә) узган Romanian master of Informatics VI халыкара олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды. Бүген ул Казанга кайтты һәм укуын дәвам итте.

Россиядә уку йортларында «Мехатроника» белгечлеге буенча дуаль мәгариф системасын кертү буенча проектның икенче этабы башлана.  Ford Fund проекты хәйрия фонды ярдәмендә Ford Sollers компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Рособрнадзор агымдагы елның 8 – 16нчы октябрь көннәрендә «Тарих», «Җәмгыять белеме», «Икътисад», «Хокук», «Рус теле һәм әдәбияты», «Математика һәм информатика», «Туган тел һәм әдәбият», «РХРӘКН» фәннәре буенча төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын укучылар тарафыннан үзләштерү барышында фәнне үзләштерү буенча нәтиҗәләрне булдыручы педагогларның  компетенциясен тикшерә.

"Казан" агросәнәгать паркында (Аграрная ур., 2нче йорт) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә  муниципаль районнар һәм республиканың белем бирү оешмалары катнашында  авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләренең 2018 ел Республика ярминкәсе уза.

I Бөтенроссия ишарә белән җырлау фестивале МДПУ базасында агымдагы елның 8 – 14нче октябрендә узды. 

Бәйгедә Татарстан Республикасы мәктәпләренең 4 – 11нче сыйныфларында белем алучы 122 укучы катнашты.


12
октябрь, 2018 ел
җомга

"Парламент дәресләре уздыру республикада матур бер традициягә әйләнде, 11 ел дәвамында ул тулы бер цикл узып, беренче сыйныфтан башлап унберенче сыйныфкача укучыларны үз эченә алды. Безнең укучылар әлеге дәресләр белән бергә үстеләр", - дип башлады сүзен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән йөзгә якын тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашуда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International