ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында югары сыйныф укучылары өчен «Яндекс. Лицей» белем бирү проектына икенче тур уздырылды инде. Программалаштыру буенча бушлай курсларга 8-9 нчы сыйныф укучылары 2 меңгә якын гариза биргән. Сайлап алу сынаулары сыйфатында алар логик фикерләү һәм шәхси әңгәмә белүгә онлайн-тест уздылар. Нәтиҗәдә, «Яндекс. Лицейда» быел 500гә якын укучы эшли башлады.

Финанс мәсьәләләре хакында төшерелгән кыска фильмнарның сценаристлары, режиссерлары, операторлары һәм актерлары ролендә Россия регионнарының 11нче сыйныф укучылары үзләренең көчен сынап карый алалар. 


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Совет районының Яңа Сосновка бистәсендә «Спортландия» дип аталган күпфункцияле мәйданчык ачылды.

2018 елда тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханын биргән укучыларның күпчелеге  тарихи шәхесләрне начар белүләрен һәм мәдәният тарихында кыен ориентлашуларын күрсәттеләр, Россиянең XX гасырдагы вакыйгаларында да буталдылар. Бу проблемалы моментлар БДИ буенча контроль үлчәү материаллары әзерләү буенча федераль комиссия җитәкчеләренең эшләрне каравы нәтиҗәсендә билгеле булды.

ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры  Рафис Борһанов 2018/2019 чемпионат циклында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» төбәк чемпионатын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

 19нчы октябрьдә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында югары уку йортлары ректорлары һәм җитәкчелек вәкилләре катнашында очрашу булды.

“2018 елның төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) нәтиҗәләре һәм 2019 елда ДЙА үткәрүгә әзерләнү” дигән темага Бөтенроссия киңәшмәсенең икенче этабы 18 – 20нче октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында уза. 


20
октябрь, 2018 ел
шимбә

До 21 октября продолжается прием заявок на участие в Проектной олимпиаде Университета Талантов. Участниками могут стать все желающие из любого района или города Республики Татарстан в возрасте от 12 до 30 лет, у кого есть свой проект или идея для реализации.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә “Классная работа!"  - "Сыйныф эше!" бәйгесен игълан итә.  


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясенең очрашуы  ТР мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International