2017нче елның 12нче гыйнварында «ФДББСын тормышка ашыру шартларында база мәктәпләренең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары эшчәклегенең төп юнәлешләре» программасы буенча Татарстан Республикасы база мәктәплэре директор урынбасарларының квалификациясен күтәрү кысаларында Татарстан Рспубликасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "2014-2020 нче елларда ТР дәүләт телләрен һәм ТР башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында татар теленә "Фиксики"/"Фиксиләр" мультипликацион сериалын тәрҗемә итте.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2017 елның 9 -13 гыйнварендә “Сәләтле балалар белән эшләүнең эчтәлеген һәм технологияләрен модернизацияләү. Укучыларның рус теле, математика, физика һәм химия фәннәре буенча олимпиадаларга әзерләү системасын камилләштерү” дип аталган республикакүләм семинарның икенче этабын үткәрә.
Мәгариф һәм фән өлкәсен күзәтү федераль хезмәте БДИ-2017дә катнашу өчен гаризаларның 1нче февральгә кадәр кабул ителүе турында искәртә. Гаризада укучы БДИ тапшырырга планлаштырылган барлык предметларда язылган булырга тиеш.
Татарстанда яңа ел яллары чорында уздырылган чараларга нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 10нчы гыйнвар көнне үткәрелде. Брифингта Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлиева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Әбзалов, ТР янгын буенча баш инспекторы Сергей Сергеев катнашты.
2016нчы елның 1нче гыйнварыннан 31нче декабренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаментына 1182 мөрәҗагать җибәрелгән, аның 752се - ришвәтчелек буенча.
Республикада салкын һава торышы урнашу сәбәпле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән температуралы һава торышы вакытында дәресләр үткәрелмәү турында хәбәр итә.
2016нчы елның 26нчы декабрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникуллар башланды.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне Чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2017нче ел белән тәбриклим!
Узып баручы ел җиңелләрдән булмады – ул безгә шатлыклар да, авыр сынаулар да алып килде. Ләкин без аны рәхмәт әйтеп озатабыз һәм ышаныч белән киләсе елны көтәбез. Һәммәбез дә аңа зур өметләр баглый.
2016нчы елның 28нче декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы республика районнарда укыту-методик һәм тәрбия эшчәнлеген өйрәнү буенча Координацион Советның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министра Энгель Фәттахов җитәкчелеге астында йомгаклау утырышы узды.