ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казан федераль университеты базасында “Киләчәк фәне” II халыкара конференциясе һәм “Киләчәк фәне – яшьләр фәне” II Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы башланды.

Чара "Россия сегодня" Халыкара мәгълүматлык агентлыгында 2016 няы елның 21 нче сентябрендә узачак.

Пресс-конференциядә Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасына старт бирәчәк.

8 нче сентябрьдән 27 нче сентябрьгә кадәр "Орленок" Россиякүләм балалр үзәгендә "Президент спорт уеннары" VI укучыларның бөтенроссия спорт уеннарының йомгаклау этабы бара. Президент уеннарында Татарстан ны республика этабы җиңүчеләре - Казан шәһәре Яңа Савин районының "177 нче лицей" укучылары командасы тәъкдим итә. 


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Иртәгә Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның  Казанга беренче рәсми килүе була.20 нче сентябрьдә Россиянең мәгариф министрылыгы башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән "Киләчәк фәне" II Халыкара конференциясен һәм "Киләчәк фәне - яшьләр фәне" яшьләр фәнни форумы ачу тантанасында катнашачак.

Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты өченче ел рәттән уңышлы эшләп килә. Ике ел эчендә 200 мең башлангыч сыйныф укучысы “Мәдәни көндәлек“ле булып, китапханә, музей, кино-театрларга йөреп, анда алган хис-кичерешләрен шунда теркәп барды.

4-8 октябрьдә Казан Россия рус теле һәм әдәбияты укытучыларының  җәмгыяте V Конгрессы делегатларын кабул итәчәк. Татарстан башкаласына Россиянең 77 шәһәреннән 800 дән артык филолог  җыелачак .

Татар әдәбияты җыентыгында Габдулла Тукайдан башлап Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләр, аларның иҗат үрнәкләре урын алган


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Казанда 178 балалар бакчасы, 81 мәктәп, 34 хастаханә, 2 социаль яклау объекты, 2 спорт объекты һәм 1 клубка җылы бирелгән. Социаль өлкәгә караган объектларның 35 проценты җылылык белән тәэмин ителгән. 

Мәгариф өлкәсендә күзәтү җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев быел чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИда мәҗбүри булмаган биш фән буенча Ботенроссия күләмендә контроль эш язачакларын хәбәр итте.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган Бөтенроссия күләмендәге "Йөз шәһәр - бер үк кагыйдә" исемле конкурс үткәрә. Ярышта белем бирү оешмаларында эшләүче мөгалимнәр катнаша алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International