ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Буа мәгариф буенча “кызыл зона”да. Районның укытучылар конференциясендә моның сәбәпләре ачыкланды.

Конференциядә рәислек иткән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән рейтингны төп мисал итеп китерде. Ни үкенеч, Буа районы әлеге исемлектә “кызыл зонада” 39нчы урында исәпләнә.

Укытучылар, мәктәп балалары тырышлыгы белән үстерелгән, мини-фермалары продукциясе сыйфаты яхшы, ә бәяләр сатып алучы өчен кызыгырлык.

Балтач "Сабантуй" паркында узган “Яшел педсовет” нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән укытучыларны, тәрбиячеләрне бүләкләүдән башланды.


26
август, 2016 ел
җомга

Татарстанда 2016-2017 уку елында 44 мең 436 бала беренче сыйныфка укырга керер дип фаразлана. Алдан тупланган мәгълүмат буенча, беренчеләрнең 9 мең 484е хәйрия ярдәменә мохтаҗ.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен уздыруга багышлап үткәрелгән брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

25 август көнне Актаныш мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул быел “Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы” темасына багышланды. 

 

Саба муниципаль районы башкарма комитеты агымдагы елның 27 июлендә матди-техник базаны ныгыту өчен гомуми белем бирү учреждениеләренә грантлар бирү тәртибен раслаган иде.

Балтач гимназиясендә 6 сыйныфлар өчен профильле IT сыйныф ачыла. Әлеге сыйныфка информатика фәнен тирәнтен өйрәнергә теләүче балалар кабул ителәчәк.


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, ягъни 25 август көнне сәгать 8.30да Актаныш районы Мәдәният йортында укытучыларның август киңәшмәсенең пленар өлеше узды.

"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем  - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк. 

2015 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан 315 мөрәҗәгать алынган. Быел исә әлеге күрсәткеч 369кә җиткән, шуларның 41е мәгариф оешмаларында коррупция очракларына карата. Бу хакта 24 августта Казан мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең “Казанның мәгариф системасы – белем бирү мөмкинлекләре мәйданы” дип аталган август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International