Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар тарих һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын 16 июндә тапшырдылар, аларның нәтиҗәләре 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.
"Әлеге фәннәрне катнашучылар сайлау буенча тапшыра. Төп вакытка тарих буенча БДИ тапшыру өчен 159 мең тирәсе кеше гариза биргән, аларның 141 меңгә якыны быел мәктәпне тәмамлаучылар. Информатика буенча БДИны 64 меңләп кеше тапшыра, шул исәптән 59 меңе агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары", - дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте.
База дәрәҗәсендәге математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшырган 10 мең 675 татарстанлының 135 е икеле алган. База дәрәҗәсендәге математика биш баллы система белән бәяләнә. Аттестат алу өчен БДИны "өчле"гә язу да җитә.
Шулай итеп 4958 кеше (46,44 процент) "бишле"гә эшләгән, 4441 кеше (41,6 процент) - "дүртле"гә, 1177 кеше (11,03 процент) - "өчле"гә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) Казан эшкуарлык һәм хокук институтының дәүләт аккредитациясен тулысынча гамәлдән чыгарган. Дәүләт аккредитациясе гамәлдән чыгарылу уку йортының барлык структур подразделениеләренә, филиалларына кагыла. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт күрсәтмәсе үтәлмәгән очракта, андый уку йортына абитуриентлар кабул итү тыела.
Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына максатчан кабул итү узган ел дәрәҗәсендә кала. Максатчан кабул итүгә, кагыйдә буларак, бюджет урыннарының 15 проценты бүлеп бирелә. Бу хакта 14 июндә ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Казан федераль университетында математика һәм тагын берничә предмет укытучыларын татар телендә әзерли башлаячаклар. Милли кадрларны әзерләү турындагы сорауга җавабында ректор БДИның рус телендә бирелгәнлеген искәртте. Хәтта татар филологиясе бүлегенә укырга керүчеләргә дә рус теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри.
Бүген “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумы башлана. Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырылган.
Бүген Татарстанның 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 9,9 меңнән артык укучысы биология, география, тарих, физика, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, җәмгыять белеме, әдәбият, туган тел, инглиз теле, немец теле буенча төп дәүләт имтиханын сайлап алып тапшыра. Муниципаль берәмлекләрдә 76 имтихан үткәрү пункты ачылган.
Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16 мең 56 бюджет урыны каралган, шул исәптән 124е – дәүләтнеке булмаган вузларда. Хәзерге вакытта 61,4 мең студент (югары белем алучыларның 38 проценты) бюджет хисабына укый.
Сарман районында быел сентябрь аенда 5-8 сыйныф укучылары арасында “Шәҗәрәләр бәйгесе” уздырылачак.
Бүген Арча педагогика колледжы яны мәйданчыгында Казанның “Минем шәһәрем. Минем сәләтем” (”Мой город. Мой талант”) дип аталган “Ачык сәләтләр университеты 2.0.” проекты тәкъдим ителде.