ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

28 майның 2016 елында «Бөгелмә шәһәрнең ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруча ярдэм иту узаге» территориясендә республика ярминкә-конкурсы “Cемейный очаг-источник вдохновения” үтте.


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Кадерле дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән сезне әлеге  матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узачак.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Агымдагы елда иң массакүләм БДИ – рус теле буенча мәҗбүри имтихан бөтен Россия буенча уңышлы тәмамланды. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Бүген Казанның 9 нчы сыйныф укучылары математика буенча төп дәүләт имтиханын тапшыра. Биремнәрне үтәүгә 235 минут - 3 сәгать 55 минут вакыт бирелгән. Татарстанда имтихан үткәрү өчен 137 пункт ачык, аларны берсе - 19 нчы гимназиядә. Имтиханга 1 сәгать кала, 4 мәктәптән 300 гә якын укучы җыелды. Сәгать 10да биремнәрне үти башладылар.

Бүген, ягъни 31 майда сәгать көндезге 3тә Казан кремлендәге Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда "ХХ гасыр татар тарихы" темасына багышланган “Акыл фабрикасы” чираттагы белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе лекторие уздырыла.

Татар тарихы һәм мәдәнияте галиме, археограф, фольклорчы, язучы, публицист, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов (Усманов) 1934 елның 31 маенда хәзерге Кытай Халык Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан Синьцзянь (Шенҗаң) провинциясенең (электә Шәркый Төркестан дип йөртелгән зур төбәк-илнең) Элә вилаяте Голҗа шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән.

Казан федераль университеты финанслар һәм икътисад өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме буенча Т"оп-10"га керде. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә вуз ректоры Илшат Гафуров белдерде.

 Бүген Казан кремлендәге Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда “ХХ гасыр татар тарихы” темасына багышланган "Акыл фабрикасы" чираттагы белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе лекторие уздырылды. Аның кысаларында "Татарларның килеп чыгышы" дип аталган видеоролик премьерасы булды. Искәртеп үтик: видеоролик ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, "Татармультфильм" оешмасы һәм Татар балалар нәшриятының уртак проекты булуын, хезмәтнең ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, әлеге академиянең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Хәкимов, галимнәр М.Гыйбатдинов, А.Ганиев, Р.Вәлиев  авторлыгында дөнья күрүен дә билгеләп үтик. Караучылар аудиториясен киңәйтү максатыннан, ул татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнгән. Бүген аның татарча варианты тәкъдим ителде.


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген 684 мең укучы рус теле буенча БДИ тапшыра, аларның 639 меңе - быел мәктәпне тәмамлаучылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International