ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

Казанда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсы финалы тәмамланды. Конкурсның йомгаклау өлеше сынаулары Казан педагогика көллиятендә узды. Зона этаплары җиңүчеләре – “Ел тәрбиячесе” конкурсының 40 финалисты “мастер-класс” һәм “түгәрәк өстәл” сынауларында иҗадилыгын һәм һөнәри осталыгын күрсәтте.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

20-22 апрельдә  Казанда педагогик көллият базасында узучы  “Ел тәрбиячесе - 2016” республика конкурсының финалы тәмамланып килә. Бәйгедә җиңү өчен Татарстанның 40 иң яхшы педагогы көрәште.

22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.

22 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучыларының  "Президент ярышлары" Бөтенроссия  спорт уеннарының республика этабы финалы ачылу тантанасы узачак.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашуы көтелә.

Бүген Казанда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсы финалы башлана. Бәйге 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.Конкурсның йомгаклау өлешен ачу тантанасы һәм сынаулары Казан педагогика көллиятендә уздырыла. Зона этаплары җиңүчеләре – “Ел тәрбиячесе” конкурсының 40 финалисты “мастер-класс” һәм “түгәрәк өстәл” сынауларында иҗадилыгын һәм һөнәри осталыгын күрсәтергә тиеш була.

РФ Хөкүмәте Татарстанга гомумбелем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыруга 443 млн 562,7 мең сум акча бүлеп бирәчәк. Россиянең 56 субъектына бу максатка җәмгысе 25 млрд сум күләмендә акча каралган.

2016 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында урта һөнәри белем бирү системасында татар телен өйрәнү һәм татар теле буенча кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында махсус фәннәрне татар телендә укытучы белгечләрнең квалификациясен арттыру мәсьәләсен хәл итү үзәккә куелды.

Татарстан командасы Идел буе федераль округында WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты ярымфиналында беренче урынны алды. Ул 13-16 апрельдә Сордовия башкаласы Саранскида узды. Татарстан командасы чемпионатта булган барлык 25 төп һөнәр буенча ярышларда катнашты.

21-23 апрельдә казанлылар һәм башкала кунаклары "Наш Татарстан" - "Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумы финалында була, шулай ук проект менеджментына багышланган интенсив мәгариф программасында катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International