ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Киләсе елдан, татарстанлыларны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү программасы кысаларында, татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен дә педагогик кадрлар әзерләү күздә тотыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев хәбәр итте.

1 апрельдә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә  Казанда “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионатын оештыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан көллиятләре һәм техникумнары директорлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

22 апрельдә КФУның Алабуга институты базасында “Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары” VIII халыкара тюркология конференциясе уздырыла. Чара Туган тел көненә багышлана.

Иннополис шәһәре лицее базасында олимпиада информатикасы музее барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген журналистларга информатика буенча олимпиаданың Үзәк предмет-методик комиссиясе рәисе урынбасары Марина Цветкова сөйләде.

Быел 200 татарстанлыны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итүгә 12 млн сум акча бүлеп бирелгән. Киләчәктә бу сумманы, эзлекле рәвештә, арттыру ниятләнә.

11-15 апрельдә КФУда еллык “Интеллектуаль яз” фестивале үткәрелә. Анда вузның көндезге бүлектә белем алучы теләсә кайсы курс студентлары катнаша ала.


1
апрель, 2016 ел
җомга

7-9 апрельдә Казанның “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) дигән төбәк чемпионаты узачак.  Өч көн дәвам итәчәк чемпионатта 454 кеше, шул исәптән Россиянең 17 субъектыннан 100-ләп вәкил катнашачак.

2 апрельдә Казан шәһәренең 178нче Белем бирү үзәгендә "Ел сыйныф җитәкчесе" республикакүләм һөнәри осталык конкурсы финалы ябылу тантанасы уза. Конкурсның финалы Казанда 1-2 апрельдә булды.

1 апрельдә Минзәлә Мәдәният йортында студентлар КВН узды. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы командасы лаек дип табылды.

29 мартта Казан шәһәренең 131 нче "Стрекоза" балалар бакчасында республика балалар бакчалары мөдирләре өчен фәнни-гамәли семинар узды. Семинар кысаларында мәктәпкәчә белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләреннән чыгып балалар бакчалары тәрбиячеләре уен формасында балалар һәм өлкәннәр эшчәнлеген күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International