4 апрель 10.00да «Татар-информ» агентлыгында 2016 елда Татарстанда "Педагогик белем" юнәлеше буенча вузларга максатчан кабул итүгә багышланган матбугат конференциясе була. Чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев катнаша.
Быел Татарстанның укытучылар әзерли торган вузларына 200 абитуриентны максатчан кабул итү күздә тотыла.
30 март көнне “Татар-информ” мәйданчыгында “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары үткәргән “туры линия” вакытында ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта белдерде.
Мәктәпләр самбо элементларын физкультура буенча программага кертә ала. Бу хакта журналистларга РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.
"Физкультура дәресләрен укучылар өчен файдалы һәм кызыклы итү мөһим. Без, һәрбер мәктәп укучыларына үзләрен спортның төрле төрләрендә сынап карау мөмкинлеге бирә алсын өчен, махсус программалар җыелмасын тәкъдим итәбез", - дигән министр.
РФ Хөкүмәте инвалидлар өчен Федераль мәгариф үзәге булдырачак. Методик үзәк сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, дип яза “Известия”. Проектның кураторы – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы.
2016 елның 25 нче мартында Чистай муниципаль районы Яүширмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә Г.Исхакый исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды.
28 мартта "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Яшь профессионаллар" ачык төбәк чемпионатын уздыру буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында киңәшмә узды.
Ел саен Казанда уздырыла торган “Ягымлы яз” фестиваленә заявкалар кабул ителә башлады. Анда югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучы студентлар катнашырга хокуклы. Заявкаларны Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кабул итәләр.
Татарстанда «Сәләт-Олимп» олимпиадага һәм БДИга әзерлек мәктәбе ачылды. Ул “Байтик” балалар савыктыру лагеренда 3 апрельгә кадәр эшләячәк.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мактаулы исемнәр алучылар арасында фән эшлекләре дә бар иде.
8 меңнән артык егет һәм кыз, аларның 200гә якыны агымдагы елда мәктәп тәмамлаучылар, җәмгыять белеме буенча БДИны вакытыннан алда тапшыру өчен гариза биргән.