ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2015 ел
сишәмбе
Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыруга кагылышлы сорауларны җиткерү өчен Татарстанда кайнар линия телефоннары эшләвен дәвам итә.
Татарстан икътисадының киләчәк үсеше өчен югары квалификацияле эшче кадрларның җитәрлек санда булуы шарт. Бүген алар, нигездә, һөнәри урта махсус белем бирү йортларында әзерләнә. Моннан тыш, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне үстерү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында, республикада ресурс үзәкләр ачыла. Быел шундый 9 белем йортын ачу күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бәян итте. Брифингта сүз 19-23 май көннәрендә Татарстан башкаласында уздырылган “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты финалы йомгаклары турында барды.
2015 елның 26 маенда Мәгариф хезмәткәрләре йортының конференцияләр залында мәгариф өлкәсендә эшләүче социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның республикакүләм семинары узды.
Иртәгә 10.00дә Казанның Җиңү паркында “Мәктәп эко-патруле” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Искәртеп үтик: бәйге 2014 елның 1 сентябреннән агымдагы елның 1 маена кадәр уздырылды. Анда Татарстан урта белем бирү йортлары укучылары катнашты.
Бүген "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" Республика мәгърифәти проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чәршәмбе, 27 май көнне сәгать 11.00дә, "Татар-информ" агентлыгында «ЭРГО Соло» компаниясенең "Халык алдында сөйләргә өйрәнәбез" программалы продуктын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе була. Әлеге проект Татарстан Республикасы дәүләт граҗданнар хезмәткәрләренең халык алдында чыгыш ясау осталыгын арттыруга юнәлдерелгән.

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
25-27 май көннәрендә Казан политехника көллияте базасында “Һөнәре буенча иң яхшы – 2015” исеменә көллият һәм техникум студентларының Бөтенроссия олимпиадасы уздырыла. Ул станокчы (металл эшкәртү) белгечлекләрен үзләштерүчеләр арасында оештырыла. Анда Россиянең 24 һөнәри белем бирү йортыннан бәйгенең төбәк этабында җиңгән студентлар көч сынаша.
Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы старт алды. Сынауларның беренче көнендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар география һәм рус әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханын яза. Казанның Совет районы һәм Питрәч районы мәктәпләре укучылары өчен имтихан уздыру пункты буларак башкаланың Совет районындагы 169 нчы мәктәп билгеләнгән.

23 майда  Казанның "Татнефть арена" боз сараенда “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләү һәм чемпионатны ябу тантанасы булды. Чемпионатта командалар арасында беренче урынны Татарстан Республикасы җыелмасы яулады. Икенче урынга Свердловск өлкәсе командасы чыкты, өченче - Мәскәү.

25 майда Россиядә БДИның төп этабы башлана. Башлангыч мәгълүматлар буенча, анда 725 мең кеше катнашачак, аларның 650 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.
Россиядә БДИны оештыру өчен 5,7 мең имтихан үткәрү пункты җәлеп ителә. Имтихан кампаниясен үткәрү өчен 40 меңнән артык төбәк җәмәгать күзәтүчесе, 1 меңнән артык федераль җәмәгать күзәтүчесе, 2 мең онлайн-күзәтүче һәм 140тан артык федераль белгеч җәлеп итү ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International