ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
 Бүген Татарстанда тәмәкегә каршы закон үтәлеше айлыгы старт алды. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангычы белән, 31 майда үткәрелә торган Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне һәм агымдагы елда Россиядә игълан ителгән Йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елы уңаеннан, оештырыла. ТР Хөкүмәте карары нигезендә чаралар планы расланган. Аны Татарстанның берничә министрлыгы һәм ведомствосы тормышка ашырачак. 19 июньгә кадәр республикада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, тәмәкегә каршы законны үтәү өлкәсендә халыкның мотивациясен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар, аерым алганда, медицина учреждениеләрендә ачык ишекләр көне, лекцияләр, әңгәмәләр, белем бирү йортларында төрле акцияләр үткәрү күздә тотыла.

23
май, 2015 ел
шимбә
2015 елның 23 маенда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министырлыгы ярдәме белән Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә 2014-2015 уку елы тәмамлану уңаеннан “Моң йолдызлыгы” исемле концерт үтте.

22
май, 2015 ел
җомга
22 майда Түбəн Кама балалар йортында Бɵен Ватан сугышында җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган бəйрəм чарасы үткəрелде.
1 июнь көнне “Идея” технопаркында робот техникасы буенча республикакүләм V фестиваль үткәрелә. Анда Татарстаннан 20ләп мәктәп командасы катнашыр дип көтелә.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Чираттагы уку елы да ахырга якынлашты. Кемдер өчен ул вакыйгаларга бай, кемдер өчен авыр, кемдер өчен онытылмаслык булды. Республикабызның 17 меңнән артык укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлыячак. Сезнең һәрберегез алдында беренче җаваплы адым – үзегезнең һөнәри юлыгызны сайлау тора
Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “Future Skills” Халыкара белем бирү форумы ачылды.
Әлеге чара Казанда 22 һәм 23 май көннәрендә уздырыла. Анда “WorldSkills International” халыкара хәрәкәте илләре вәкилләре, “WSI” милли оешмалары җитәкчеләре, бу өлкә белән кызыксынган галимнәр һәм экспертлар, бизнес вәкилләре чакырулы. Форум РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.
22 май көнне Әлмәт шәһәрендә “Россиядә махсус олимпиада” программасы буенча республика ярышлары узды. Бу чара Әлмәт махсус( коррекцияләү) мәктәбе базасында үткәрелде.
21 майда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә булды, анда WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионатының финал ярышлары уза.
Искәртеп узабыз: WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионатының финалы ТР Хөкүмәте ярдәмендә Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр барачак. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500дән артык катнашучы 46 компетенциянең һәрберсендә эшче һөнәренең иң яхшы остасы дигән исем өчен көрәшә.
2015 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2015 елда "Тотальный диктант" халыкара акциясендә катнашучылар һәм әлеге акцияне оештыручылар катнашында киңәшмә узды. 
Чаллыда дистә елдан артык инде 6-7 нче сыйныф укучылары өчен шәһәребезне өйрәнүне максат иткән “Отчий край” программасы эшли.
Укучылар Чаллының тарихын, аның истәлекле урыннарын, урамнарын, һәйкәлләрен, шәһәр үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләрнең тормышын, эшчәнлеген өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International