ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанның 1 Май мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары һәм кадетлар корпусы җыены ачылды. Тантаналы чараны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты.
2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм, шулай ук, гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Яшь программист» XIX Республикакүләм бәйгесе тәмамланды.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укучыларның математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын игълан иттеләр. Бүләкләү тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм системаның башка җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 27 апреленнән 1 нче июленә кадәр републикакүләм “Педагог-мастер” мастер-класслар буенча өстәмә авторлык программалары конкурсы үткәрелә.
Бүген Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә попечительлек советының утырышлар залында мәктәп укучыларының информатика буенча XXVIII халыкара олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча РФ оештыру комитеты утырышы булды. Аның эшендә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,  оештыру комитеты әгъзалары катнашты.
2014 елнын 29- 30 апрелендә Яр Чаллы, Әлмәт hәм Казан шәhәрләрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашуында Татарстан Республикасында "Хезмәт һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча зональ киңәшмәләр үтте.
 Россиянең 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" эшче һөнәрләр чемпионаты финалын үткәрү хокукына гариза бирүе кампаниясе кысаларында  10 марттан 24 апрельгә кадәр “Һөнәр” иншалар һәм рәсемнәр конкурсы уздырылды.. Рәсемнәр бәйгесендә җиңүче дип Әлмәт политехника көллияте студенты Вероника Ермолаева табылды. Ә инша иҗат итүчеләр арасында иң күп баллны Пенза азык-төлек сәнәгате һәм коммерция көллияте студенты Дмитрий Быченков җыйды.
Бердәм дәүләт имтиханы бердәм мәгълүмати порталында ""Чит телләр буенча БДИ" дип аталган яңа бүлек барлыкка килде. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм теләге булган һәркем өчен чит телләр буенча БДИның телдән тапшырыла торган өлеше буенча үзеңне сынап карау мөмкинлеге тудырылган. 
2015 елның 29 нчы апрелендә “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” базасында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар-киңәшмә узды.

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 985 мәктәбеннән 28 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 33 302 шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Балтач, Арча, Нурлат, Тукай һәм Теләче районнары мәктәп укучылары исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International