ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга
Байлар Сабасында ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышы башланды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Пленар утырыш алдыннан, ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында төбәкнең берничә объектын күздән кичерде.
Яр Чаллының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында беренче урынны яулады.
Рейтинг укыту сыйфаты күрсәткечләреннән чыгып төзелде. Бүләктәү тантанасы бүген республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында узды.
Мәгариф оешмаларының 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингы игълан ителде.
Бердәм дәүләт имтиханында “бәхет сынаулар”га чик куярга ниятлиләр. Якындагы елларда барлык фәннәр буенча сынау биремнәренең тест өлешен кыскартырга яки бөтенләй бетерергә телиләр. Математика һәм рус әдәбиятында “А” пункты юк ителде инде. Киләсе елда мондый үзгәреш рус теленнән дә көтелә. Берничә варианттан сайлап алу мөмкинлеге биргән биремнәр укучы белемен күрсәтми дип инде күптәннән әйтелеп килде. Математика һәм рус әдәбияты беренчеләрдән булып тест өлешсез калды. 2015 елда рус теле, ә алдагы елларда барлык башка предметлар “бармак төртеп” сайланучы биремнәр бетереләчәк яки мондый сораулар саны кыскартылачак.
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының  К. Цеткин урамы 22 нче йортта урнашкан урта һөнәри белем бирү факультетында (сәүдә-икътисад техникумы) өлешчә капиталь ремонт тәмамланды. Ремонт эшләре барышында спорт һәм актлар залы, бинаның алгы ягы, керү урыннары төзәтелде. Уку һәм шейпинг бүлмәләре яхшыртылды, җылыту торбаларының  700 метры алыштырылды. Техникум территориясе шәхси эшмәкәр ярдәме белән төзекләндерелде.
Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан ИТ-класслар ачылачак. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда, бу өлкәдә эшләргә сәләтле кешеләргә ихтыяҗ зур бит. Быелдан мондый белгечләр әзерләү белән 34 сыйныфта шөгыльләнергә ниятлиләр.
Соңгы елларда республикабызда индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар булдырылды. «КИП «Мастер», «Химград» технополисы, «IT-парк» кебек зур мәйданчыклар уңышлы гына эшләп килә. Гомумән, Татарстан технопарклар гына төзеп калмый - ИТ-кластер төзи.
Бүген 12 сәгатьтә Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республикакүләм август киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрә. “Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына әзерләнгән киңәшмәнең пленар утырышының турыдан-туры видеотрансляциясе тәкъдим ителә.

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яңа уку елында Татарстанда 7 яңа урта белем бирү учреждениесе ачылачак. Бу хакта бүген, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин җитәкчелегендә үткән җыелышта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр итте
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр иткәнчә, “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясендә барлыгы меңнән артык эшмәкәр катнашкан, һәм алардан 31,5 миллион сум күләмендә акча җыелган.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
“Һәркемгә уңайлы мохит” (“Доступная среда”) республика программасы буенча, Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылы мәктәбендә планлаштырылган эшләр тәмамланып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International