ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
20 майда  Казанда “WorldSkills Russia” эшче һөнәрләрнең II Илкүләм чемпионаты ябылу тантанасы булды. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Татарстан җыелма командасы 1 нче урын яулады. 2 нче урында – Мәскәү командасы, 3 нчедә - Свердловск өлкәсе.
Чарада “WorldSkills International” хәрәкәте президенты Саймон Бартли, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФнән “WorldSkills International” техник делегаты Павел Черных катнашты.
“ИТ-чемпион” конкурсы 15 мартта башланды. Әлеге вакыт эчендә конкурста 80 958 бала катнашты Аларның логиннары олыларның uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетында сакланган.
Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар табигый-фәнни цикл предметларына өстенлек биргән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 81 укучы татар теле буенча БРИ тапшырырга җыена. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин әйтте.
Чаллыда 14 нче тапкыр чыгарылыш сыйныфта укучы кызлар арасында конкурс уздырыла. Төрле мәктәпләрдә укучылар сайлап алу турын узып, ае буе хореографлар, вокал укытучылары, имиджмейкерлар белән шөгыльләнде.
19 майда шәһәр һәм коррекцион интернат-мәктәпләрнең 6-7 нчы сыйныф укучылары Пионерия көнен билгеләп үттеләр. Шәһәр паркына җыелган укучылар җыенны гимннан башладылар. Бар да матур әлеге чорны хәтерләтте: ал галстук, пилотка, значок.
“Татнефть” ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев күптән түгел Азнакай районына эш буенча килеп, капиталь төзекләндерүдә нинди ярдәм кирәген белү максатыннан, мәктәпкәчә учреждениеләр белән танышып чыккан иде.
Быел мәктәпне тәмамлаучыларга көмеш медальләр каралмаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Казанда WorldSkills Russia-2014 һөнәр осталыгы буенча икенче Милли чемпионатны үткәрү, эшче һөнәре абруен күтәрү өчен этәргеч бирәчәк, дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Милли чемпионат 35 һөнәр буенча уза, дип искәртте ул.
16 майдан 18 майга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уеннарының “Президент спорт уеннарының” регион финалы узды.Сайлап алу нәтиҗәләре буенча ярышларда Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Кайбыч, Биектау, Мамадыш муниципаль районнарының һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләренең гомуми белем бирү оешмаларының 8 җыелма командасы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International