ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген РФ Дәүләт Думасы депутатлары “РФдә мәгариф турында”гы Федераль Законның 108 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын карадылар.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын гаделрәк итүгә өметен өзми. Сынауны үткәрү тәртибенә бәйле документларга янә бер төркем үзгәрешләр кертелгән. Нигездә, алар имтиханның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатын йөртә.
2013 елның 1 декабреннән башлап 2014 елның 15 январенә кадәр Татарстан Республикасында I мәктәп укучылары Спартакиадасы үткәрелде. Бу этап Казан Һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм барлык муниципаль районнарда үтте. Бәйгедә Татарстан Республикасының 552 гамуми белем бирү оешмаларыннан 180 шәһәр һәм 452 авыл командалары катнашты. Барлыгы 41080 бала катнашты.
2014 елның 23 гыйнварында “Росток” психология-педагогика реабилизация үзәгенең әти-әниләр клубында “Укыту эшчәнлегендә нигезләрне формалаштыру” дигән темага утырыш үтә. Сайланган теманың әһәмияте шунда: гомумбелем мәктәпләрендә укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү. Монда ысуллар формалашуның төрләре, факторлары һәм алымнары яктыртыла. Бу утырышта 28 пар катнашачак.
Эш планы буенча 2014 нче елның 1 нче февраленнән кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча укучыларның I мәктәпара Спартакиадасының зональ этаплары башлана. Нигезләмә буенча Спартакиада 6 кышкы һәм 6 җәйге спорт төрләре ярышларыннан гыйбарәт. Ярышларны үткәрү графигы белән сез Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтының «Тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлегендә/ I мәктәп Спартакиадасы» бүлекчәсеннән танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы «Нурлат гимназиясе» МАБУ базасында 2014 нче елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының муниципаль мәгариф өлкәләрендә тәрбия эше буенча белем бүлекләре (идарәләре) җитәкчесе урынбасарларының «Белем бирү мохитендә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү буенча профилактика» темасына республика семинары үтте.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Аксубайның Яшьләр үзәгендә 5-11 нче сыйныф укучылары арасында Аксубай районының шашка буенча чемпионаты булып үтте.
Россия Федерациясендә стипендия түләүне РФ Хөкүмәтенең 2001 елның 27 июненнән гамәлгә кергән «Белем алучыларны стипендия белән тәэмин итү һәм башка төрле ярдәм күрсәтү буенча типлаштырылган кагыйдәнамә кабул итү турында» 487 нче карары регламентлаштыра. Стипендияне көндезге бүлектә укучылар гына ала.
25 нче гыйнвар көнне 16 сәгать 30 минутта Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә студентлар тормышында көтеп алына торган иң әһәмиятле вакыйга – “Ел студенты-2013” ТР еллык студент премиясен тапшыру тантанасы узачак. Премия ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Быел Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тормышка ашырачак төп 26 программаның берсе мәктәпкәчә белем бирү төбәк системасын модернизацияләүгә кагыла. 2014 нче елда әлеге программаны гамәлгә ашыруга 5,1 миллиард сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International