ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Аҗаган» Бөтенроссия хәрби-патриотик уены узачак, анда Татарстаннан 82 мең бала катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казандагы брифингта хәбәр итте.

Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларында ел саен сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән 500 бала өчен ял оештырыла, шул исәптән ДЦП, аутизм, ишетү, күрү һәм интеллект бозылу белән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова “Гражданлык җәмгыяте һәм патриотизм үсешенең мөһим факторы буларак нык гаилә” түгәрәк өстәле утырышында сөйләде.

Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар сериясе узачак. Май чабу алдыннан яшьләр өчен мастер-класслар, интерактив уеннар, квиз, кино кичәсе һәм башка активлыклар оештырыла.

 «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсы лауреатлары Казан дәүләт мәдәният институтында тантаналы чарада игълан ителде.


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Спас муниципаль районының П. А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе узды.

Татарстанда авыл җирендә һәм кечкенә шәһәрләрдә урнашкан 508 мәктәп алты ел эчендә «Үсеш ноктасы» проекты буенча заманча җиһазлар алган. Бу максатларга республика һәм федераль бюджетлардан 840 миллион сумнан артык акча бүленгән, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Сәүбәнова ТР Иҗтимагый палатасында. 

Ашханәләрне капиталь ремонтлау республика программасы буенча өч мәгариф учреждениесендә аш бүлмәләрен яңартачаклар.

25 февральдән 27 февральгә кадәр Югары нефть мәктәбенең укыту-лаборатория корпусында «Иннополис университеты»,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Югары нефть мәктәбе» нең алдынгы  инженерлык  мәктәбе оештырган «Физик-математик алгарыш» проектының II фестивале узачак.

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар арасында бушлай «Заступник» мобиль кушымтасы турында видеороликлар конкурсы старт алды. Анда 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

 14-15 һәм 21 февраль көннәрендә Балтач, Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында “Дустанә сыйныф серләре” республика ата-аналар комитетлары конкурсының беренче зона этаплары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International