Теркәлү 6 октябрьдән башлана. Анда 10 яшьтән 25 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар катнаша ала.
2025 елның IV кварталында Татарстан Республикасында белем бирү эчтәлегенең этномәдәни компоненты булган күпмилләтле мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивален үткәрү планлаштырыла.
Россиядә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен беренче һәм иң масштаблы команда инженерлык ярышлары – илкүләм технологик олимпиаданың (НТО) XI сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә.
16 октябрьдә ТР мәктәп укучылары һәм студентлары өчен экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалауга юнәлдерелгән «Конструктив диалог» дигән комплекслы чаралар эшли башлады.
Минзәлә районының Калтак урта мәктәбендә, шушы мәктәптә укыган, Дмитрий Сапаев һәм Станислав Ахвалиев истәлегенә багышланган «Геройлар партасы» ачу тантанасы булды.
Казанда һәм Яр Чаллыда һәрберсе 1224 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзү планлаштырыла.
93 нче “Әллүки” балалар бакчасында зур игелекле эшләр алып барыла.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Россиянең рухи-әхлакый культурасы» предметы БДИ исемлегенә керергә мөмкин дигән хәбәрләргә бәйле аңлатма бастыра.
"Фәнни Галәм" фәнни-агарту конкурсының максаты талантлы яшьләрне тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итү.
22-23 октябрьдә Казанда Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән урта һәм югары дини белем бирү оешмалары укытучыларын, мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәрен берләштерүче мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре Форумы узды. Форум «Россиянең мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр»дип исемләнгән II Бөтенроссия симпозиумы кысаларында уза. Чара Россия ислам институты һәм Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә оештырылды.