ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Ведомство башлыгы Валерий Фальков аңлатканча, нәкъ менә хөкүмәтара килешүләр нигезендә белем бирүне, гыйльми дәрәҗәләрне, исемнәрне тану гамәлгә ашырыла.

Кәгазь дәреслекләре Россия мәктәпләрендә укытуда кулланылуын дәвам итә. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Хөкүмәте Йортында узган брифингта чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Сентябрь аенда Казанның 25 мәктәбендә ачылачак психологик-педагогик профильле сыйныфларда 400 дән артык бала укырга теләк белдергән. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

2022 елның 27 июнендә тантаналы шартларда Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән берлектә, Пионериянең гореф-гадәтләре һәм кыйммәтләре нигезендә балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүне дәвам итүче иҗтимагый берләшмәләрнең иң яхшы вәкилләренә, иҗтимагый проектлар буенча Россия Президенты Идарәсе башлыгы Сергей Новиковның һәм Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирү системасын үстерү турында «парламент тыңлауларының» нәтиҗәләрен гомумиләштерәчәк һәм көзгә аны камилләштерү буенча чаралар комплексын тәкъдим итәчәк. Бу хакта ведомство башлыгы Валерий Фальков 27 июньдә Дәүләт Думасында тыңлаулардан соң хәбәр итте.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда 9 июньдә узган җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре расланды. Җәмгыять белеме буенча БДИда агымдагы елның 5 909 чыгарылыш укучысы катнашты. Гадәттәгечә, бу сайлау буенча иң массакүләм имтихан. 1 кеше имтиханны җитди сәбәпләр аркасында төгәлли алмаган. Уртача балл 67,06 булды.

Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе чәршәмбе, 29 июньдә, Кремль яр буенда узачак.

Аны мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча Россия мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү федераль институтында эшләгәннәр.

Россиядә тренер-укытучылар өчен һөнәри стандарт эшләнәчәк. Спорт мәктәпләрендә һәм үзәкләрдә эшләүче тренерлар барлык хокуклары, бурычлары һәм социаль гарантияләре булган педагог статусына ия булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итте. 
 

Россиядә 50 меңнән күбрәк абитуриент вузларга гаризаны онлайн тапшырган. Алар «Вузга онлайн керү» сервисыннан файдаланган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International