ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2022 ел
җомга

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов балалар бакчасында ук татар теленә кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте. "Балалар бакчасыннан башламасак, мәктәптә генә тырышу авыр булачак", - диде "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында.

2022 елның 18 августында Пензада Идел буе федераль округының «Гвардеец» хәрби-патриотик җыеннарын ябу тантанасы булды.

Бүген, 19 августта, Яшел Үзәннең 18 нче күппрофильле лицеенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак. Киңәшмәнең төп темасы «Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз».


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

18 август көнне Яшел Үзән шәһәренең белем бирү оешмалары һәм мәдәни үсеш үзәге базасында Татарстан муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре секциясе үткәрелде.

Россиядә балалар әдәбияты өлкәсендә «Зур язучы. Зур рәссам» милли премиясе барлыкка киләчәк.

Киләсе елда Россиядә Россия фәнни педагогикасына нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның ике йөз еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. Һөнәри берләшмә өчен бу үзенчәлекле дата, чөнки бу галимнең алга таба фикерләү өчен дә, шулай ук педагогик фәннең актив үсеш алуын дәвам итүе өчен дә яхшы мөмкинлек.

Россия экология операторы «Яшел премия 2022»гә гаризалар кабул итүне игълан итте. Конкурста аңлы куллануны популярлаштыру һәм каты коммуналь калдыклар белән дөрес эш итү өлкәсендә иң яхшы проектлар сайлап алыначак. Быел премиягә яңа номинация тәкъдим ителәчәк, катнашучылар шулай ук сайлап алуның турыдан-туры этабы вакытында үз номинацияләре кысаларында грант өчен көрәшә алачаклар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ел ахырында Мәскәүдә узачак.

Килешүләр фәнни-инновацион эшчәнлеккә һәм техник өлкәләрдә белгечләр әзерләүгә кагыла.

Казанда «Россия Федерациясе халыклары телләрен саклауда һәм үстерүдә гаиләнең роле» II Бөтенроссия конференция-презентациясенә әзерлек кысаларында үткәрелә торган түгәрәк өстәлләр циклына старт бирелде.

«Минем йортым – минем Республикам» яшьләр чатыр паркы – Татарстанда цифрлаштыру елын, шулай ук Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас елын исәпкә алып, Татарстан Республикасында милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне берләштерә торган проект.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International