Беренче студентлар 16 бакалавр булачак, аларны әңгәмә нәтиҗәләре буенча сайлаячаклар.
Казанда «Мин үзем» коворкингына йөрүче активистлар һәм балалар совет хәрби БА-64 машинасының төгәл күчермәсен торгыздылар.
Татарстанда 2022 елның 14 июнендә узган биология буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.
2023 елда Россиядә педагог һәм остаз елы уңаеннан чаралар оештырылачак. РФ Президенты Владимир Путинның тиешле указы хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.
Татарстанда алты мәктәпне капиталь ремонтлау өчен 429 млн. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Казан федераль университетында «Мәгарифтә коррекцион процесс белән адаптив идарә итү» юнәлеше буенча Россиядә беренче магистратура ачылды. Укыту Психология һәм белем бирү институтының психология һәм педагогика кафедрасында узачак, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
«Европа цивилизациясе тарихы: 30 гасыр үсеш тарихы» онлайн-курсы — «Фома» журналы һәм Юрий Шичалинның грек-латин Кабинеты каршындагы Классик гимназия уртак проекты. Президент Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме алган проектның төп максаты — тыңлаучыларга Европа цивилизациясенең ни дәрәҗәдә уникаль булуын һәм анда Россия һәм рус мәдәнияте нинди урын алып торуын аңларга ярдәм итү.
Резерв көнендә, 28 июньдә, «Биология», «Чит тел» (язма өлеш), «Информатика һәм ИКТ» фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә.
Ведомство башлыгы Валерий Фальков аңлатканча, нәкъ менә хөкүмәтара килешүләр нигезендә белем бирүне, гыйльми дәрәҗәләрне, исемнәрне тану гамәлгә ашырыла.
Кәгазь дәреслекләре Россия мәктәпләрендә укытуда кулланылуын дәвам итә. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Хөкүмәте Йортында узган брифингта чыгыш ясаганда хәбәр итте.