11-13 май көннәрендә Уральск шәһәренең мәгариф системасы вәкилләре делегациясенең Татарстанга визиты оештырылды. Делегация составына Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан өлкәсендә урнашкан мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре керде.
Мәктәп укучылары һәм көллият студентлары «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының өченче сезонында – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы линейкасына керүче яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проектында катнаша алалар. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
7-11 сыйныф укучыларын «Финтех» профиле буенча Innopolis Open халыкара олимпиадасына чакыралар. Аның расписаниесе оештыручылар сайтында урнаштырылган.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хәрби хезмәт каралган федераль дәүләт органнары, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында Указга кул куйды.
16 майдан 22 майга кадәр, Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атнасы дәвамында, «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты ата-аналар берләшмәсенә психологик-педагогик, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү буенча чараларны тормышка ашыруда катнашучы 105 оешма үткәрә торган вебинарлар, лекцияләр һәм мастер-класслар сериясе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Социологик сораштырулар «ЕГЭ – это про100!» онлайн – марафонының икенче сезонының мөһим өлешенә әверелде. Алар Рособрнадзор аккаунтларында «ВКонтакте» социаль челтәрендә үткәрелде һәм аттестация кампаниясенең төрле аспектларына: БДИга әзерлек, предметларны сайлау, укуларын дәвам итү һәм һөнәр сайлау кебек мәсьәләләргә кагылды.
Сораштырылучыларның 59% ы уку атнасын флаг күтәрүдән һәм гимнны башкарудан башлау инициативасын хуплады. Мәктәптә тарих дәресен 1 сыйныфтан башлап укыту идеясен күп кеше аңлап җиткерми.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы судно һәм авиатөзелеш профилендәге инженерлык классларын булдыру буенча Методик тәкъдимнәр эшләде.
Россия Мәгариф министрлыгы «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында грантлар алуга көллиятләр һәм техникумнар арасында конкурс үткәрә. Аның йомгаклары буенча урта һөнәри белем бирү оешмалары колледжлар һәм тармак предприятиеләре берләшмәләрен төзүгә субсидияләр алачак.
Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты рус теле һәм Россия халыкларының туган телләре укытучылары өчен квалификация күтәрү курсын оештыра. Программа Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.