ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2022 ел
җомга

РФ Президенты Владимир Путин укучыларның "Президент ярышлары" Бөтенроссия ярышларына һәм мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уеннарына Россия Федерациясе Президенты Кубогына ярышлар статусы бирү турындагы указга кул куйды. Тиешле указ чәршәмбе көнне Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

11 майда һөнәри белем бирү оешмаларының XXX (I) Бөтенроссия «Россия Студентлар язы» фестиваленең оештыру комитетының беренче утырышы узды. Чараны Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев үткәрде. Фестиваль Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан оештырылган "Бергә тапшырабыз! Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе быел алтынчы тапкыр узды. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итәчәк.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов яшь тарихчылар берләшмәсе белән «Көч – дөреслектә!» беренче җыелма очрашуын уздыпды, ул шулай ук активистларга аны булдыру турында имзаланган Меморандумны тапшырды. Чара «Россия – минем тарихым» тарихи паркы мәйданчыгында узды.

Быел йомгаклау аттестациясен узучы мәктәп укучыларын, ярым метрлы дистанцияне үтәп, шахмат тәртибендә утырту мәҗбүри түгел, әмма, шуңа да карамастан, балалар арасында элемтәләрне минимальләштерү буенча таләпләр әлегә саклана. Бу хакта бүген Роспотребнадзорда хәбәр иттеләр.

17 майда Казан дәүләт энергетика университетында Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан театр көне узачак. Кәрим Тинчурин театры студентларга “Беренче театр” (авторы – Г.Камал) комедиясен күрсәтәчәк. 

Анда Россия һәм кайбер чит илләрдән 10 меңнән артык педагог катнашачак.

Казан дәүләт энергетика университеты «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан төп һөнәри белем бирү программалары буенча студентлар отрядларында катнашучыларны укыту өчен грант отты.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

11 майдан Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен муниципаль мәгариф оешмалары арасында конкурсның республика этабына гаризалар кабул ителә башлады.

12 май көнне Казанның Совет районының 93-нче номерлы гимназиясе базасында XIX республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International