ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

1 февральдән «Пушкин картасы» булган кешеләр аның ярдәмендә Россия фильмнарына билетлар сатып ала алачак. Мәдәни йортлар финанс яктан зур зыян килмәсен өчен лимит кертелде: 5 мең сумлык баланстан фильмнарга бары тик 2 мең сум гына юнәлдерергә мөмкин. Бу акчаларга елына уртача җиде билет сатып алырга була, дип хәбәр ителә "PRO.Культура.РФ" проекты сайтында.

31 мартка кадәр V нче «Иң яхшы кинопедагог» конкурсына гаризалар кабул ителә. Җиңүчеләр призлар алачак, ә иң яхшы тәҗрибәләр махсус җыентыкта бастырылачак. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия мәгариф академиясенең балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан оештырылган.

1 мартка кадәр «Без» II Бөтенроссия гаилә видеороликлар конкурсында катнашуга заявка бирергә мөмкин. Бу үз бәхете һәм үзара аңлашу рецепты белән уртаклашырга әзер гаиләләр өчен проект. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия мәгариф академиясенең балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан уздырыла.

"Максат-үсеш! Белем һәм тәрбия бирү өчен иҗат мохитен кем һәм ничек булдыра?" – Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының гыйнвар саны темасы. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов үзенең кереш сүзендә иҗади шәхес иҗади белем бирү мохитендә генә формалаша ала, дип ассызыклады. Шуңа күрә мәгариф министрлыгының бурычы-мәгарифнең барлык дәрәҗәләрендә дә шундый мохит булдыру.

Кашкадарья өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни үзәге өч буын арасында рухи һәм социаль элемтәләрне ныгыту, махсус рухи-агарту китабын чыгару юлы белән буыннарның буыннан-буынга күчү буенча грант проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

31 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртән медицина фильтры уза. Бүген – 799, узган елның 1 сентябреннән башлап 39 235 кеше иртәнге фильтрны үтмәгән. 

Зур укыту-лаборатория корпусы, Универсиада авылының торак кампусы һәм иң заманча 8 спорт комплексы - мондый база белән Россиянең һәр вузы мактана алмый. Быелдан Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында 23 спорт төре буенча тренерлар әзерлиячәкләр.

2022 елгы БДИга әзерлек финиш сызыгына чыга: 1 февральдә сайлау буенча имтихан тапшыруга гаризалар кабул итү тәмамлана. БДИны кайсы чорда тапшырырга җыенуыгыз мөһим түгел. Әле мәктәптә укыган укучылар документларын үз мәктәпләрендә тапшыра ала, ә мәктәпне узган ел тәмамлаучылар һәм чит ил гражданнары моны БДИ тапшыру өчен махсус теркәү пунктларында эшли ала. Һәр төбәк мәгариф идарәсендә мондый урыннар исемлеге бар.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы булды, анда ТР Дәүләт Советы Президиумының "Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру эше турында"гы Карарын үтәү мәсьәләсе каралды.

28 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр сәнгать буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International