Санкт-Петербургта 26 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр урта һөнәри белем бирү системасында иң зур чара - "Профессионаллар" һөнәри осталык чемпионатының финалы узачак.
Илнең барлык төбәкләрендә «Балачак навигаторлары» Бөтенроссия конкурсы уза.
Татарстанның 16 китапханәсендә төп өч юнәлеш буенча «Беренчеләр хәрәкәте» проекты старт алды: китап блогингы, китап клублары һәм балалар китабы дирекциясе.
Питрәч районының «Алгоритм» технологик лицеенда һөнәр фестивале узды.
Татарстанның ике югары уку йорты, Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты, RAEX («РАЭКС-Аналитика») агентлыгы тарафыннан төзелгән 2024 елда Россиянең абруйлы уку йортлары рейтингына керделәр.
Бүгенге көндә Татарстанда 87 планлаштырылган карьера үзәгенең 84 әзер, җаваплы кешеләр билгеләнгән һәм эш планы формалаша.
Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев әти-әниләр белән очрашу барышында БДИ, ОГЭ, ВПР, мәктәпләрдә контроль эшләре, укытучыларга бюрократик йөкләнеш һәм башка актуаль темаларга җаваплар бирде.
Бүген Казанның Яңа Савин районындагы татар телендә белем бирүче 155 нче гимназиядә Спас, Әлки, Чистай, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәп театр коллективлары катнашында «Сәйяр» республика балалар-яшүсмерләр фестиваленең зона этабы узды.
18 ноябрьдә Казанда, Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, яшь язучылар өчен «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
Россиянең барлык мәктәпләрендә быел 103 меңнән артык мәҗбүри профилактик визит үткәрелгән.