19 мартта, Казанның Совет районы “Курай” 3 нче балалар бакчасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын алуга конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
2021 елда старт алган «Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсы мәгариф өлкәсендә алдынгы идеяләрне популярлаштыру, перспективалы педагогик тәҗрибәләрне өйрәнү һәм гамәлгә кертү, шулай ук педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен янә мәйданчык булды.
Әлмәт һәм Лениногорск балалар йортлары җыелма командасы «Будущее зависит от тебя» футбол буенча Бөтенроссия ярышларының төбәк этабында җиңү яулады.
Россия җыелма командалары гомумбелем бирү предметлары буенча төп халыкара олимпиадаларда тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтә.
Казанда Татарстан Республикасында «Россиянең ел укытучысы-2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы дәвам итә.
Кырымның Россия белән кушылу көне алдыннан "Белем" җәмгыяте бөтен ил буйлап мәгърифәтчелек чаралары циклын эшләтеп җибәрде.
Озайтылган көн төркеменә (ГПД) йөрүче 1-4 сыйныф укучылары өлеше 2030 елга ким дигәндә 17,6% тәшкил итәргә тиеш.
Арчада Галактионов урамында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятенә капиталь ремонт башланды.
Быел Казан вертолет заводының җитештерү-укыту үзәгендә 757 укучы белем ала.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов дәүләт һәм шәхси мәктәпләр директорлары белән киңәшмә үткәрде.