ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2025 ел
җомга

Казанда 23 яшькә кадәрге күп балалы гаиләләрдән булган көндезге бүлектә укучы студентларны җир өчен салым түләүдән азат итәчәкләр.

Казан Совет районының 79 нчы номерлы экологик-технологик лицеенда «Мәктәп пикнигы» узды.

20 декабрьдә, “КАИ ОЛИМП” мәдәни-спорт комплексында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе призына юниорлар арасында авиамодель спорты буенча ачык шәһәр ярышлары узачак.


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 7 ноябрендә Казанда һәм Чаллыда "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында төзелгән ике яңа мәктәп ачылды, план буенча аларны кулланышка тапшыру 2027 елга гына билгеләнгән булган.

700дән артык яңартылган мәгариф объектлары, 22 яңа мәктәп һәм авыл мәктәпләрендә 508 «Үсеш ноктасы» булдырылган - 2019-2024 еллар чорында Татарстанда мәгариф өлкәсендә милли проектларны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре шундый.

Биектау районының Ямаширмә авылының "Йолдыз" балалар бакчасында "Белем һәм тәрбия бирү Каюм Насыйри хезмәтләрендә" республика конкурсының йомгаклау конференциясе булды.

17 декабрьдә яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Казанское высшее танковое командное ордена Жукова, Краснознаменное училище» федераль дәүләт югары белем бирү хәрби мәгариф учреждениесе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының «Растим гражданина страны: актуальные вопросы историко-обществоведческого образования в школе: вызовы, возможности, решения» темасы буенча республика форумы үткәрелде.

Татарстанда 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында 36 мәктәпкә һәм 6 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Яңа ел алдыннан Актаныш районының Пучы балалар бакчасында “Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга Яңа ел открыткасы” акциясе узды.

Казанда гаилә белеме формасында балаларны укытуга һәм гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәргә багышланган түгәрәк өстәл узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International