Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2025 ел мәгариф системасында балалар ялы елы дип игълан ителде һәм илнең барлык төбәкләреннән дә мәктәпләр тематик чаралар уздыруга кушылдылар.
2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда республиканың урман хуҗалыгы белән бәйле юнәлешләр буенча укучылар, студентлар айлык өстәмә түләүләр алачак.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең яңа корпусында булды.
Балигъ булмаганнарны социаль-педагогик реабилитацияләү максатларында һәм “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында” 1999 елның 24 июнендәге 120-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 16 гыйнварда Н.А. Галләмов исемендәге махсус гомуми белем бирү мәктәбе базасында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль комиссияләр вәкилләре, прокуратура һәм судлар катнашында, җәмәгатьчелектә куркыныч эш кылган балигъ булмаганнарны ябык типтагы махсуслаштырылган мәктәпләргә җибәрү турында үтенечнамә белән судка мөрәҗәгать итү өчен материаллар әзерләү буенча актуаль проблемалар темасына Республика түгәрәк өстәле оештырылды.
Россия Геройлары портретлары, аларның батырлык тарихы һәм республика сугышчыларына ярдәм итү турындагы хикәяләр язылган стендлар Иннополис лицее стеналарында урган алды.
Казанда муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен вакантлы вазыйфаларга билгеләү өчен идарәче кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан иттеләр.
Чаллы дәүләт педагогика университетының Добро.үзәге окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар сериясен ача.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия Федерациясендә 2040 елга кадәр мәгарифне үстерү» стратегик сессиясендә чыгыш ясады.
Түбән Кама педагогика көллиятендә “Профессионаллар” һөнәри осталык буенча йомгаклау (төбәкара) чемпионатында, инвалид һәм сәламәтлеге чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык һәм “Абилимпикс” Х Милли чемпионатында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында 12 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр олимпиадада татарстаннан 29 укучы катнашты.