Татарстан Республикасында «Балалар спорты» федераль проекты иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты, балалар уеннарын оештыруда башлап йөрүче О.И. Аршба, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Балалар спорты» проектының төбәктәге координаторы О.И. Павлова, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең Сәркатибе ярдәмчесе  Р.А. Ратникова,  «Балалар спорты» проектының Татарстандагы төбәк иҗтимагый советы рәисе Д.А. Сафарова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасында балалар спортының үсешенең нәтиҗәләре турында доклад белән Сулима Лариса чыгышы тыңланды. Ул үзенең чыгышында Татарстанда һәрдаим оештырыла торган төп спорт-массакүләм чараларын атады: «Президент спорт уеннары», «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышлары, ГТО фестивальләре,  «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты, «Гольфны мәктәпкә» проекты, «Йөзәргә өйрәнәбез», спорт клублары фестивальләре.

«Балалар спорты»проекты Татарстанда иң киң дәрәҗәдә тормышка ашырыла торган проектларның берсе һәм ул дәүләтнең бик мөһим мәсьәләләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Бу мәсьәләләрне тормышка ашыру максатыннан Татарстанда актив эш алып барыла. Соңгы елларда Татарстанда 7901 спорт мәйданчыгы төзелде, бүгенге көндә 205 бассейн эшли.

2018 елда «Балалар спорты»проекты кысаларында 86 спорт мәйданчыгы төзелде, 11 хоккей мәйданчыгы куелды, 16 чаңгы базасы, 5 универсал спорт залы, 8 яңа бассейн төзелде. 2018 елның сентябрендә Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәпләрдә физик тәрбияне оештыру мәсьәләләренә багышланган онлайн рәвештә ата-аналар җыелышы үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International