Казанда рус теле һәм әдәбияты укытучылары Форумы уза

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Казанның 179 нчы гимназиясендә «Татарстан Республикасында филологик белем бирү системасы: тәҗрибә, практика һәм үсешнең төп юнәлешләре» темасына рус теле һәм әдәбияты укытучылары Форумы уза.

Форумда катнашучылар югары сыйныф укучыларының коммуникатив күнекмәләрен үстерү, рус теле дәресләрендә укучыларның сөйләмен үстерү мәсьәләләре: аралашу сәнгате, монологлар төзи белү, дискуссияләр үткәрүдә катнашу; дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекнең нәтиҗәле технологияләре; тел һәм әдәбият укытуда традицион һәм яңа алымнар, заманча дәрескә таләпләр контекстында рус телен укыту үзенчәлекләре һәм башкалар турында фикер алышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International