Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Казанда туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел" мастер-классы Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чара Казан кооператив институты базасында узды. Гран-прига Казан шәһәре Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27нче номерлы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Нурмиева лаек булды. Ул кыйммәтле бүләк һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International