Казанда ишетү сәләте бозылган балаларны интеграцияләү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия конференциясе узды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Ишетү сәләте бозылган балаларны укыту, тәрбияләү, интеграцияләү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия конференциясе (халыкара катнашу белән) ике көн узды. 25нче апрельдә – “ТИСБИ” Идарә университеты базасында, ә 26нчы апрельдә - Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе базасында булды.

Конференция  күренекле сурдопедагог, Казан саңгыраулар мәктәбе реформаторы, Казан саңгыраулар Җәмгыятенә нигез салучы Елизавета Гурьевна Ласточкинаның тууына 150 ел тулуга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International