Алабуга полилингваль комплексын тормышка ашыруга 1,9 млрд. сум акча тотарга планлаштыралар. Объектны финанслау республика чараларыннан алып барыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Алабуга муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Проектны финанслау республика бюджетыннан алып барыла. Алабугада полилингваль комплекс төзүгә 1,9 млрд. сум сарыф итү планлаштырыла”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
Комплекска 1224 урынга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү мәктәбе, 4 нче микрорайонда башлангыч мәктәп (гамәлдәге башлангыч мәктәп үзгәрәчәк), 35 нче һәм 39 нчы балалар бакчалары һәм төзелеп килүче 40 нчы балалар бакчасы керәчәк.