28 укучы "Татарстан табигатен саклыйк" конкурсында җиңүче булды

2020 елның 6 июне, шимбә

Татарстанда "Татарстан табигатен саклыйк" республика конкурсына йомгак ясалды. Ул Казанның балалар экология-биология үзәге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге ярдәмендә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы тарафыннан оештырылды. Конкурс 2 марттан 1 июньгә кадәр “Парклар маршы” халыкара акциясе кысаларында узды. Бәйгедә 96 белем бирү оешмасыннан 297 укучы катнашты: 44 - Казаннан, 52 - муниципаль районнардан.

Конкурска "Тыюлыклы табигать дөньясы", "Татарстан Республикасының Кызыл китабы" һәм "Социаль плакат" темаларына рәсемнәр тәкъдим ителде. Бәйге нәтиҗәләре буенча 1-11 сыйныф укучылары арасыннан 28 укучы җиңүче дип табылды, 62 укучы һәм 1 иҗат коллективы призёр (II һәм III урыннар) дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International