Татарстанда "Киләчәккә өлеш" программасында катнашучылар өчен онлайн-конференция узды

2020 елның 6 июне, шимбә

3-4 июньдә онлайн-форматта "Заманча мәгарифнең кыйммәте буларак шәхси потенциалны үстерү" I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул Саклык банкының "Киләчәккә өлеш"  Хәйрия фонды шәхси потенциалны үстерү буенча программасы катнашучыларына һәм партнерларына адресланган иде.

2019 елда Татарстан әлеге программаны гамәлгә ашыруга федераль конкурс кысаларында Россиянең 32 субъекты арасыннан эксперт комиссиясе тарафыннан сайлап алынган 10 төбәкнең берсе булды. Конференциядә проектны гамәлгә ашыруда катнашучы 12 оешма (10 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы) җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

Конференцияне оештыручылар - Саклык банкының "Киләчәккә өлеш"  Хәйрия фонды  һәм Мәскәү шәһәр педагогия университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International