КФУның Психология һәм мәгариф институты галимнәре проекты президент грантлары конкурсында җиңүче булды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

2020 ел ахырына кадәр Психология һәм мәгариф институты белгечләре эшләгән проектка 450 мең сумнан артык акча бүленәчәк.

2020 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия президенты грантларын бирү буенча икенче конкурста җиңүче дип Казан федераль университетының ике проекты танылды. Җиңүчеләр арасында КФУның Психология һәм мәгариф институты галимнәре тарафыннан эшләнгән баланың туудан алып биш яшькә кадәрге сөйләм үсеше тенденцияләрен тану буенча ата-аналар өчен "Әни белә" дип аталган онлайн-курс та бар.

Иң яхшы проектлар 15 июньдә Координацион комитет утырышында билгеләнде. Бу юлы конкурска рекордлы санда - 11 085 проект кабул ителде, шуларның 2 402се 4,6 млрд сумлык ярдәм алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International