Андрей Поминов: "Түбән Кама белем бирү процессында алдынгы булырга тиеш"

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Түбән Камада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. «Заманча белем бирү: мөмкинлекләр, таләпләр, җаваплылык» дип аталган конференциядә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәләренең структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә районның мәгариф тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар, киләсе уку елына өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр.

Бер атнадан уку елы башлана. Түбән Кама муниципаль районының 59 мәктәбе яңадан үз ишекләрен ачачак. Моннан тыш, район территориясендә 9 өстәмә белем бирү учреждениесе, 8 урта һөнәри һәм 2 югары белем бирү учреждениесе эшли. Беренче сентябрьдә парта артына 32 368 укучы утырачак, шуларның 4 меңнән артыгы - беренче сыйныф укучысы.

1586 баланың сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән. Алар өчен балалар бакчаларында, алты мәктәптә компенсацияләүче төркемнәр эшли, җиде гадәти мәктәптә аерым сыйныфлар ачылган.

Узган уку елы мәктәпне тәмамлаучылар өчен чын сынау булды. Читтән торып укуга бәйле вазгыять имтиханнарның гомуми нәтиҗәләренә дә йогынты ясады. Тугызынчы сыйныф укучылары аттестатларын йомгаклау сынауларыннан башка алды, 1020 унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшырды, күрсәткечләр республика күрсәткечләреннән 0,6 баллга түбәнрәк. Моннан тыш, БДИда тиешле балл җыя алмаучылар саны узган ел белән чагыштырганда 45кә күбрәк, нигездә, химия, җәмгыять белеме, биология фәннәре буенча күрсәткечләр түбән. Уңышлар да бар: алты мәктәптән 8 укучы дүрт фәннән йөз балл җыйды.

Олимпиадаларга өч ел дәвамында республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге җиңүчеләр һәм призерларны әзерләгән белем бирү оешмалары - 24, 35 нче лицейлар, 1, 2, 22, 25, 32 нче гимназияләр, 10, 27 нче мәктәпләр. 24 нче лицей һәм 2 нче гимназия олимпиадаларның региональ этабында катнашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы 35 белем бирү оешмасы исемлегенә керде.

Педагогларга һәм укучыларга пандемия китереп чыгарган катлаулы шартларда эшләргә өйрәнергә туры килде. Яңа форматта укуга укучыларның 86% ы гына керешә алды, калганнарына депутатлар, иганәчеләр ярдәме белән 430 берәмлек мәктәп ноутбуклары бирелде.

Конференциядә туган телдә укыту мәсьәләсе дә күтәрелде. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләрендә 30 милләт вәкиле белем ала, 6 татар мәктәбе (1801 бала) һәм 1 чуваш гимназиясе (213 бала) эшли. Моннан тыш, укучыларның 68% ы мәктәпләрдә татар теле өйрәнә.

Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 2422 педагог эшли. Ел саен яшь белгечләр белән тулылануга карамастан, инде хәзер үк математика, физика, рус теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Бүген педагогик кадрларны максатчан әзерләү программасы буенча 22 студент белем ала. Узган ел 12 һәм 31нче мәктәпләргә өч «максатчан " кайтты.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уку йортларын төзү һәм ремонтлау эшләре дәвам итә. Быел 6 мәктәптә, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә түбәләр ремонтланды, ун мәктәптә санитар узелларны кайнар су белән тәэмин итү максатыннан, бойлерлар куелды. Кызыл Чапчак төп мәктәбе бинасы ремонтланды, анда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат эшли. «Татнефть» акционерлык җәмгыяте 20 нче һәм 33 нче мәктәпләрдә ремонт эшләре үткәрү һәм 6 нчы мәктәптә спорт мәйданчыгын яңарту өчен 36 млн сум акча бүлеп бирде.

Яңа уку елын Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 98 мәктәпкәчә учреждение ача, аларның 75 е- шәһәрдә һәм 23 е - авыл җирлегендә. 2011 елдан башлап, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә гомуми сыйдырышлыгы 2740 урын тәшкил иткән 12 балалар бакчасы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Балалар бакчаларын төзү программасын гамәлгә ашыру Түбән Камада өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген йөз процентка җиткерергә мөмкинлек бирде.

17 нче балалар бакчасында 6 айлык балалар өчен мәйданчык булдыру эше дә файдалы тәҗрибә булды.

Түбән Кама районында 22 балалар бакчасында татар телендә белем һәм тәрбия бирелә, 36 балалар бакчасында 69 татар төркеме эшли.

Конференциядә шулай ук кадрлар әзерләү мәсьәләләре дә каралды. Политехника көллияте директоры Татьяна Куприянова сүзләренә караганда, Татарстан, Түбән Кама үсеш стратегиясен, инвестицион проектларны исәпкә алып, Түбән Камада кадрлар әзерләү системасы технологик үсешнең югары стандартларына туры килсен өчен эшләргә кирәк.

Конференциягә йомгак ясап, Андрей Поминов Түбән Каманың республика мәгариф системасында әһәмиятле территория булуын ассызыклады: “Республикада бу өлкәдә ирешкән уңышларда, һичшиксез, Түбән Кама мәгарифенең дә өлеше бар". Икенче яктан, ул Түбән Кама муниципаль районы мәгарифенең быелгы нәтиҗәсе аның потенциалыннан, кадрлар әзерләү һәм тарихи традицияләрдән түбән булуын ассызыклады: "Бу - тәнкыйть өчен түгел, ә бурычлар кую һәм алга бару өчен сәбәп. Без Түбән Каманың белем бирү процессында алдынгы булырга тиешлеген барыбыз да аңлыйбыз".

Айдар Метшин үз чыгышында Түбән Кама педагогик җәмәгатьчелегенә бу уку елындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне атап үтте, бу – беренче чиратта, кадрлар һәм идарә итү характерындагы проблемалар.

Гомумән алганда, Айдар Метшин узган уку елын уңышлы дип атап булмавын ассызыклады. Бу - яңа уку елында эшләргә кирәк булган юнәлеш. Уку процессында сыйныф җитәкчелегенә зур игътибар бирелергә тиеш. ТР Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән Татарстан Республикасы Бюджет кодексына кертелгән төзәтмәләр нигезендә, гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләүләрне тәэмин итүгә 619,4 млн сум юнәлдереләчәк. Түбән Кама муниципаль районында бу өстәмә түләүне 1394 сыйныф җитәкчесе алачак.

Чара ахырында узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International