Укучыларны чит телләрдә видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның 15 сентябреннән 20 ноябренә кадәр «Урамнар алар исемнәре белән аталды...» дигән чит телләрдә видеороликлар республика конкурсы уздырыла.

Конкурсны оештыручылар: Казан федераль университеты, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, 183 нче гимназия.

Конкурс тарихи хәтерне саклап калу максатларында уздырыла һәм кече ватанга мәхәббәт патриотик хисләрен тәрбияләүгә һәм  гомуми белем бирү оешмалары укучыларын Татарстан Республикасының тарихи мирасын өйрәнү һәм саклау буенча туристик  эшчәнлеккә җәлеп итүгә, шулай ук чит телдә белем бирү сыйфатын, инглиз, немец, француз, испан һәм кытай телләрен белү дәрәҗәсен күтәрүгә, укучыларның чит телдәге коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International