Түбән Кама вәкилләре «Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос» бөтенроссия конкурсында җиңделәр

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Конкурс 2020 елның октябреннән 2021 елның мартына кадәр өч этапта узды: тцбщк, федераль читтән торып һәм федераль (финал). Төбәк этабына 69 эш сайлап алынды.

Төбәк этабы 5 номинация буенча узды. Җиңүчеләр булып Югары Ослан һәм Түбән Кама муниципаль районнары укучылары һәм педагоглары танылды. Аларның эшләре Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының “Федераль балалар экология-биология үзәге” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә конкурсның читтән торып уздырылган этабына җибәрелде.

Бөтен Россиядән анда 58 төбәктән 338 эш катнашкан. Федераль этапта яклау онлайн-форматта узды.

Түбән Кама шәһәренең 36 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Эмира Мөбәрәкова “Кече ватанымның рухи һәм экологик традицияләре” номинациясендә конкурсның финал этабында (1 урын) җиңүче булды.

Ә 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы, Түбән Кама районының “Балалар экология-биология үзәге” өстәмә белем бирү педагогы Лира Бариева “Иң яхшы белем бирү практикасы” номинациясендә конкурс дипломанты булды.

Конкурсның максаты – укучыларны туган якның табигый һәм мәдәни мирасын, Россия халыкларының милли традицияләрен өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру эшчәнлегенә җәлеп итү. Ул балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, аларның интеллектуаль һәм рухи-әхлакый үсешкә индивидуаль һәм коллектив ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International