XI Республика студентлар язы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча Самарага Бөтенроссия конкурсына барачак 98 кешедән торган команда формалаштырылды. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә «ТР Студентлар лигасы» президенты Руфат Кыямов хәбәр итте.
12-13 май көннәрендә Казан педагогика көллияте базасында «Көллиятнең тәрбия системасын формалаштыруның методик нигезләре» дип аталган өстәмә һөнәри белем бирү программасы кысаларында белем бирү сессиясе узды.
12 май көнне Казанның Идел буе районы балалар йортында «Акыл палатасы» интеллектуаль-үсеш уенының региональ сайлап алу туры узды. Ул Идел буе федераль округының балалар йортларына ярдәм итү һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны социаль адаптацияләү буенча «Балачакны кайтарырга» проекты кысаларында үткәрелә. Уенда Татарстанның 8 балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашты.
24 апрельдән 15 майга кадәр РФ Мәгариф министрлыгының «Смена» Бөтенроссия үзәге базасында 2021-2022 уку елы мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды. Ярышларда илебезнең 57 төбәгеннән яшь спортчылар катнашты.
14 майда IV Бөтенроссия химия диктанты узачак. Диктант гадәттәгечә ике форматта узачак: онлайн – барлык теләүчеләр өчен һәм Россиянең аерым мәйданчыкларында узачак. Быел диктант темасы - "Химия-тормыш пыяласы аша фән уты".
Бер ай эчендә дәресләрдә гомуми белем бирү учреждениеләренең 400 ләп педагогы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук белән очрашты.
«Адымнар» полилингваль комплексы һәм Кытай эксперименталь мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Гаризаларны илнең төрле төбәкләреннән 380дән артык югары уку йорты һәм фәнни оешмаларның студентлары һәм аспирантлары тапшырган. Конкурс ел саен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Киләчәк фәне — яшьләр фәне» Бөтенроссия форумы кысаларында үткәрелә.
РФ Президенты Владимир Путин укучыларның "Президент ярышлары" Бөтенроссия ярышларына һәм мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уеннарына Россия Федерациясе Президенты Кубогына ярышлар статусы бирү турындагы указга кул куйды. Тиешле указ чәршәмбе көнне Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.