Мамадышта 12 февральдә «Квантум» балалар иҗат үзәге базасында мәктәп яшендәге балаларда инженер-конструкторлык сәләтләрен һәм техник фикерләүләрне пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан ел саен үткәрелә торган «Техноуеннар 2.0» республика фәнни-техник квесты була.
28 гыйнвар көнне Казанның Яңа Савин районында Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 113 нче номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Данлы сәхифәләр тарихы. Геройлар Мәктәбе" V нче төбәкара проектлар конкурсының йомгаклау этабы булып узды.
27 нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә «иртәнге фильтр» ны уза алмаган укучылар саны 751 баланы тәшкил итә (1 сентябрьдән – 37 671).
30 гыйнварда Халыкара интернетсыз көнне Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары Түбән Кама халкына #НижнекамскЛайкниРеальность акциясенә кушылырга тәкъдим итәләр.
Казанда «Оча торган робототехника» компетенциясе буенча WorldSkills чемпионатының региональ этабы уза. Көллиятнең биш студенты квадрокоптер программалаштыра, ул билгеле бер техник бирем буенча оча.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт төбәкләрдә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр белән мәктәпләрдә контроль эшләр саны белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча уртак эшне җайга салырга әзер, дип белдерде ведомство җитәкчесе Анзор Музаев, Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең XVIII съездында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда.
7 февральдән 14 мартка кадәр балалар һәм яшүсмерләрдә патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Ватан сагында» дигән V Республика балалар иҗаты конкурсы узачак.
«Метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү» дисциплинасы буенча республика олимпиадасы 27 гыйнварда В.Д. Поташова исемендәге Техник көллият базасында узды.
872 көн дәвам иткән Россиянең Хәрби дан көненә – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә (1944 ел) багышланган «Мәңге исән шәһәр» Бөтенроссия ачык дәресе булып узды. Трансляция Санкт-Петербургтагы Ленинградны саклау һәм блокадалау Дәүләт мемориаль музееннан узды. Проектны Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы башлап җибәрде.
Казан федераль университеты «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен белгечләр әзерләү буенча югары уку йортлары консорциумына керде.